Мөстәкыйль төстә җир үзләштерү өчен – административ җәза

Әлмәт шәһәре прокуратурасы шәхси эшмәкәрнең хокукый документлардан башка эшләвен ачыклаган
(Казан, 2 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, Әлмәт шәһәре прокуратурасы уздырган тикшерү барышында ачыкланганча, 2008 елның 15 нче маеннан хәзерге вакытка кадәр, шәхси эшмәкәр А. П. Нескоромный, Әлмәт шәһәре сусаклагычы ярында 100 квадрат метр мәйданда җәйге кафе тоткан.
РФ Җир Кодексының 25 һәм 26 нчы маддәләре буенча, “Гражданнарның күчемсез милеккә һәм аның белән эш итү хокукларының дәүләт тарафыннан теркәлүе турындагы” Федераль Закон нигезендә, гражданнарның җир участокларына хокуклары дәүләт тарафыннан теркәлергә тиеш. Тикшерү күрсәткәнчә, Нескоромный объекттан җир арендасына рөхсәттән, милек белән хуҗалык итү хокукларыннан башка файдаланган. Законсыз эшчәнлеге өчен ул административ җаваплылыкка тартылган. Нәтиҗәдә аңа 2 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән.