Казанда ярлыкау мәсьәләләре буенча XII Халыкара семинар узачак

Семинарда катнашучылар ярлыкау тәҗрибәсен камилләштерү, җәзаларны үтәтү системасы һәм ювеналь юстицияне үстерү мәсьәләләрен тикшерәчәк
(Казан, 2 июнь, “Татар-информ”). 4-6 июньдә Казанда “Ярлыкау, җәзаларны үтәтү, наркотиклар куллану һәм сату белән бәйле җинаятьчелек һәм ювеналь юстиция” XII Халыкара семинары узачак. Утырышның күчмә өлеше Казан тәрбия колониясе базасында узачак, дип хәбәр итә Россия Федераль җәзаларын үтәтү хезмәтенең ТР Баш идарәсе матбугат хезмәте.
Мондый семинарлар, традиция буенча, ярты елга бер Россия һәм Германиядә уздырыла. Россиядә әлеге чаралар Чабаксар, Екатеринбург, Улан-Удэ, Владимир һәм Свердлауда булды инде.
Казанны чираттагы киңәшмәне үткәрү урыны итеп сайлау тәкъдиме РФ Президенты Администрациясе, Ауропа Советы һәм Германия халыкара хокук хезмәттәшлеге фондыннан килгән.
Казанда чираттагы семинарны үткәрү турында ахыргы карар 2007 елның октябрендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең Россия Президентының ярлыкау мәсьәләләре буенча киңәшчесе Анатолий Приставкин белән очрашуы барышында кабул ителде. Ул вакытта Анатолий Игнатьевич Казан тәрбия колониясендә булды.
Семинарда РФ Президенты Администрациясе, федераль башкарма хакимият органнары, РФ субъектларының ярлыкау мәсьәләләре буенча комиссияләре, шулай ук Ауропа советы, Германия халыкара хокук хезмәттәшлеге фонды, Ауропа кеше хокуклары буенча суд вәкилләре, Ауропа илләре һәм Канададан галим-юристлар катнашачак.
Семинарда катнашучылар ярлыкау тәҗрибәсен камилләштерү, җәзаларны үтәтү системасы һәм ювеналь юстицияне үстерү мәсьәләләрен тикшерәчәк