news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казан студентлары реклама бирүчеләр өчен рекомендацияләр эшләде
Тикшеренү барышында сораштырылганнарның чиреге рекламага бөтенләй битараф булган
Скопировать ссылку
(Казан, 2 июнь, “Татар-информ”. Ирина Халитова). Туполев исемендәге КДТУда, сәнәгый коммерция һәм маркетинг кафедрасында “Сатып алынасы әйбер турында карарга йогынты ясаучы рекламаның иң нәтиҗәле төрен ачыклау” темасына маркетинг тикшеренүләре нәтиҗәләре тәкъдир ителде.
Өченче курс студентлары Диләрә Миңнуллина, Аида Баһаутдинова һәм Юлия Калашникова фикеренчә, аларның тикшеренүләре темасының актуальлеге реклама нәтиҗәлелеген арттыру өчен дөрес методлар сайлаудан гыйбарәт. Үз эшендә алар рекламаны кешеләр аңы белән манипуляция ясау ысулы дигән карашны кире кагарга тырышты.
Тикшеренү барышында студентлар 1765 анкета эшкәрткән, анкета тутыруда 41 процент ирләр, 59 процент хатын-кызлар катнашкан, төп яшь төркеме (48 процент) – 18-24 яшь, респондентларның 36 проценты югары белем алган.
Сораштырылганнарның 75 проценты реклама йогынтысына бирелүчеләр булуы ачыкланган, 25 проценты үзләрен рекламага битараф саныйлар, аларның зур өлеше рекламага төшкән танылган кешеләргә тискәре карашта. Ташлама яки түбән бәя сораштырылганнарның 64 проценты өчен сатып алуга этәргеч фактор булып тора, ә 38 процентының реклама хәбәрләренең кабатлануына ачуы килә.
Алынган мәгълүматларны гомумиләштереп, булачак маркетологлар реклама бирүчеләр һәм тауар җитештерүчеләр өчен үз реконмендацияләр эшләгән һәм алар тәкъдир итүдә яңгырады. Аерым алганда, алар мәгълүматын җиткерү ысулларын, максатчан сегментны исәпкә алуны, шулай ук реклама бюджетын дөрес бүлүне аерып чыгарды.
Студентлар бу эшләрен икътисад фәннәре кандидаты, Туполев исемендәге КДТУ доценты Эльвира Жилкина җитәкчелегендә уздырды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot