«Казан Кремле» архитектура комплексы өчен тавыш бир!

Бәхетле балачак» IV халыкара бию фестивалендә катнашучылар һәм кунаклар «Казан Кремле» архитектура комплексы өчен тавыш бирде
(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). «Бәхетле балачак» IV халыкара бию фестиваленең йомгаклау концертын карарга килүчеләр һәм фестивальдә катнашучылар «Казан Кремле» архитектура комплексы өчен тавыш бирде.
Билгеле булганча, «Всемирный следопыт» журналы уздыра торган «Россиянең җиде могҗизасы» акциясенең максаты – («Россия» каналы уздыра торган конкурс түгел!) ил күләмендә архитектура ядкарьләренең «алтын маршрутын» эшләү. Бу исемлеккә керү өчен «Казан Кремле» комплексы да көрәшә. Әле узган елның ноябрендә ул 21 кандидат арасында 15 урында булса, айлар узуга, әкренләп өскә күтәрелүен дәвам иткән. Декабрьдә 3 баскыч югарыга менгән, ә мартта беренче унлыкта ныгыган. Ә май аенда якындагы көндәшен 2 мең тавышка артта калдырып, 1 нче урынга чыкты. Бу уңышта республика яшьләренең, җәмәгатьчелекнең роле зур. Бүген яшьләр оешмалары активистлары IV халыкара бию фестиваленең йомгаклау концертына килгән һәркемне тавыш бирергә чакырды. Бу изге гамәлдән Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә читтә калмады.
Акциягә йомгак агымдагы елның 3 июлендә ясалачак. «Казан Кремле» өчен җан атучылар www. vsled.ru сайтына кереп, тавыш бирә ала.