Казан Балалар тимер юлында сезон ачылды

Бу җәйдә өлкән һәм кече казанлыларга 217 яшь тимер юлчы хезмәт күрсәтәчәк
(Казан, 2 июнь, «Татар-информ»). 1 июнь-Балаларны халыкара яклау көнендә Казандагы Балалар тимер юлы пассажирлар йөртү сезонын ачып җибәрде. Тантаналы ачылыштан соң, Молодежная станциясеннән «Радуга» поезды беренче рейска кузгалды.
Яшь тимер юлчылар балаларны һәм өлкәннәрне сәяхәткә чакырып кала. Горький тимер юлы Казан бүлегеннән хәбәр итүләренчә, 5 яшькәчә балалар өчен «Радуга» поездында сәяхәт бушлай каралган. 5-10 яшьтәге малайлар һәм кызлар өчен билет бәясе 30 сум. Калган барлык пассажирлар өчен 40 сум торачак. Көн дәвамында «Радуга» поезды Молодежная–Изумрудная–Молодежная (Залесныйдагы тимер юлчылар техникумы яныннан Карьерга кадәр) маршруты буйлап көненә дүртәр рейс ясаячак. Беренче рейс көндезге ун сәгатькә билгеләнгән.
Балалар тимер юллары предприятие генә түгел, өстәмә белем бирү учреждениесе буларак та уйланылган. Узган уку елында тимер юлчы һөнәрен теоретик яктан үзләштергән 217 малай һәм кыз быелгы җәйдә Казан Балалар тимер юлында пассажирларга хезмәт күрсәтәчәк. Казандагы балалар магистрале Россиядә иң яше. Моннан 1 ел элек ачылган тимер юлның гомуми озынлыгы 4,2 км тәшкил итә.