“Балкыш” тернәкләндерү үзәге үзенең 10 еллыгын билгеләп үтте

Түбән Каманың “Балкыш” тернәкләндерү үзәге үзенең 10 еллыгын билгеләп үтте. Хәзерге вакытта әлеге социаль учреждениедә әти-әниләре баш тарткан 50дән артык бала яши
(Түбән Кама, 2 июнь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Каманың “Балкыш” тернәкләндерү үзәгенә 10 ел тулды. Социаль учреждениедә тәрбияләнүчеләр һәм белгечләр юбилейны тар даирәдә билгеләп үтте.
Бәйрәм чарасына үзәкнең иң тугры дуслары гына чакырылган иде. Юбилейга килгән Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин ата-аналары баш тарткан балалар һәм яшүсмерләргә беркайчан да күңелләрен төшермәүләрен һәм тормышларында барысы да яхшы булачагына өметләрен җуймауларын теләде.
Юбилей хөрмәтенә “Балкыш” тернәкләндеү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен зур торт, җырлар, биюләр һәм, әлбәттә инде, бүләкләр белән күңелле бәйрәм оештырылган иде.
Бүгенге көндә үзәк методистлары һәм тәрбиячеләр 50дан артык баланың әти-әнисен алыштыра һәм аларга гаилә җылысы бүләк итә. “Балкыш” тернәкләндерү үзәгендә үзләрендә тәрбияләнүчеләрнең тамаклары тук, сәламәт һәм белемле булсыннар өчен барысын да эшлиләр.