2007 елда Түбән Кама муниципаль районы территориясендә 214 йортны ремонтлаячаклар

Түбән Кама районында “Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм күрсәтү фонды турында”гы законны гамәлгә ашыру тулы куәтенә алып барыла
(Түбән Кама, 2 июнь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Якындагы 4 елда Түбән Кама районында 1995 елга кадәр төзелгән барлык торак йортларга ремонт ясалачак. Бу “Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм күрсәтү фонды турында”гы гомумроссия законы аркасында мөмкин булды, шәһәрдә һәм районда аны гамәлгә ашыру башланды инде.
Быел гына да аның кысаларында 214 йортка капиталь ремонт үткәрү күздә тотыла, бу 2007 елга караганда 2,5 мәртәбә артыграк. Әлеге максатларга Түбән Кама муниципаль районына федераль бюджеттан 392 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бу акчаларны агымдагы елның декабрь азагына кадәр үзләштерергә кирәк.
Киләчәк планнарга килгәндә, 2011 елга кадәр ремонт эшләрен башкаруга акча алу өчен Түбән Кама хакимиятләре көз башына 3 еллык план әзерләргә тиеш. Моның өчен Түбән Кама муниципаль районы территориясендә гаять зур эш башкарырга – капиталь ремонтка мохтаҗ торак секторын тикшереп чыгарга, эш төрләре һәм моңа китәчәк чыгымнарны бәяләргә кирәк.
Шунысын да искәртик, “Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм күрсәтү фонды турында”гы законны тулысынча гамәлгә ашыру өчен Түбән Кама районына 1 миллиард 900 миллион сум акча кирәк.
Башкарылган эшкә йортларда яшәүчеләр үзләре бәя бирәчәк, йортлар милекчеләр һәм торак инспекциясе белән берлектә кабул итеп алыначак. Федераль проект кысаларында Түбән Камада “кайнар линия” дә эшли башлады. Әлеге программага кергән һәркем 42-37-33 телефонына шалтыратып, капиталь ремонтка бәйле теләкләрен һәм күрсәтмәләрен җиткерә ала.