Прокуратура Теләче районындагы террорчылык акты буенча җинаять эше кузгатты

Прокуратура Теләче районындагы террорчылык акты буенча җинаять эше кузгатты

(Казан, 2 июнь, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Теләче районы Прокуроры тарафыннан кичә югары вольтлы электр тапшыру линиясендә булган авария белән бәйле рәвештә РФ Җинаять кодексының 205нче маддәсе "Террорчылык" буенча җинаять эше кузгатылган. Бу турыда ТР Прокуратурасының матбугат үзәге хәбәр итте.

Искә төшереп үтәбез, кичә Мәскәү - Уфа юлының 900нче километрында төнге сәгать икедә булган һәлакәт урынында сәгать механизмы калдыклары табылган иде. Һәлакәт урынында криминалистлар, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм эксперт учреждениесе белгечләре эшләде. Хәзерге вакытта тикшерү һәм оператив үзләү чаралары үткәрелә.