Мәскәүдә “Террордан планетар этикага. Дөнья диннәре” халыкара форумы узачак

Мәскәүдә “Террордан планетар этикага. Дөнья диннәре” халыкара форумы узачак

(Мәскәү, 2 июнь, “Татар-информ”, Динә Галәветдинова). 7 июньдә Мәскәүдә “Террордан планетар этикага. Дөнья диннәре” дип аталган ике көнлек халыкара форум башлана. Форумны “Платформа Диалог Евразия” халыкара иҗтимагый оешмасы Россия Фәннәр академиясе теләктәшлегендә оештыра.

Форумның беренче көнендә “Планетар этика юлындагы киртәләр. Критик караш” һәм “Дин, ышану һәм традицияләр. Планетар этиканы формалаштыруга керткән өлеш” темалары буенча утырышлар узачак. Икенче көнне шулай ук ике утырыш (“Индивид, гражданнар иҗтимагый хәрәкәте һәм планетар этика” һәм “Гамәлләштерә алырлык һәм тормышка сәләтле тынычлык проектлары”) һәм форумга йомгак ясау булачак.

Форум эшенә Мәскәү мэриясе, Анкара мэриясе, РФ Көнчыгыш университеты, Россия Мөфтиләр шурасы, Россиянең Аурупа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте, Тюркологик тикшеренүләр үзәге (Висконсин штаты университеты, АКШ) һәм башка оешмалар теләктәшлек итә.

Форумны тантаналы ачу 7 июнь көнне Союзлар йортының Колонна залында була.