Бакчада тәрбияләнгән 29 мең бала быел 1нче сыйныфка укырга барачак.

Бакчада тәрбияләнгән 29 мең бала быел 1нче сыйныфка укырга барачак.

(Казан, 2 май, «Татар-информ, Дания Моисеева). Бу көннәрдә Татарстандагы балалар бакчаларында чыгарылыш кичәләре уза. Бакчада тәрбияләнгән 29 мең бала быел 1нче сыйныфка укырга барачак.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү секторы мөдире Зөлфия Ишниязова әйтүенчә, балалар бакчаларында мәктәпкә әзерләнгән балалар республика буенча 80 процент тәшкил итә. Шәһәрләрдә ул — 87,5, ә авылларда - 67,1 процентны икән. Республикада барлыгы 2000гә якын балалар бакчасы эшли, Казанда исә аларның саны - 223. Татар балалар бакчалары барлыгы - 874, чуаш - 53, мари - 10 һәм удмурт - 15. Татар балалар бакчаларына 34812 бала йөри. 522 рус балалар бакчасында 774 татар төркеме бар, аларда 15492 бала туган телендә тәрбия ала. Йомгаклап әйткәндә, республика буенча 50 меңгә якын татар баласы үз телендә тәрбия ала.

Бүгенге көндә балалар бакчасына ихтыяҗ бик зур. Республика буенча 17 мең, Казан буенча 7 мең бала бакчага йөрер өчен чиратта тора. Шуңа күрә дә балалар бакчаларында тәрбияләнгән нәниләрнең күпчелеге җәен чыгарылыш кичәләреннән соң мәктәпкә барыр алдыннан гаиләләрендә, дачаларда һәм авылдагы әби-бабаларында ял итә һәм сәләмәтлеген ныгыта.