Актанышта «Карга боткасы» бәйрәме узды

1 май — яз һәм хезмәт бәйрәме Актанышта ел саен зурлап билгеләп үтелә.

(Актаныш, 2 май, «Татар-информ», «Актаныш таңнары»). Кичә, 1 майда Актанышта «карга боткасы» пешерделәр. Традициягә әверелгән әлеге чара быел да «Бүләк» чаңгы базасына район халкын җыйды. Бәйрәмне тамаша кылырга, ботка ашарга, уен- бәйгеләрдә катнашырга нәниләр дә, әти-әниләр дә, әби-бабайлар да килгән иде.

Мәйданнарга җыйналган халыкны район җитәкчелеге вәкилләре Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән тәбрик итте. Биредә балалар өчен төрле бәйгеләр оештырылды, халык җырлап-биеп бәйрәм үткәрде, диелә район газетасы хәбәрендә.