Түбән Камада транспорт карталарындагы файдаланылмаган акчаны киләсе айга күчерәчәкләр

Акча апрель аеннан майга карта хуҗасы үзизоляция чорында җәмәгать транспортыннан бер мәртәбә дә файдаланмаган очракта гына күчереләчәк.

(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Түбән Камада транспорт карталарындагы файдаланылмаган акчаны киләсе айга күчерәчәкләр. Шәһәр халкына борчылырга кирәкми, операция автомат рәвештә башкарылачак. Бу хакта «НТР 24» телеканалы хәбәр итә.

Әлеге карар рәсми ял көннәре озайтылу белән бәйле.

Акча апрель аеннан майга карта хуҗасы үзизоляция чорында җәмәгать транспортыннан бер мәртәбә дә файдаланмаган очракта гына күчереләчәк.

Барлык сорауларга 8 (904) 673-04-76 номеры буенча кайнар элемтә операторына шалтыратып ачыклык кертергә мөмкин.

«Әгәр пассажир агымдагы ай дәвамында юл йөрү билетыннан файдаланмаса, аның акчалары саклана һәм киләсе айга күчә», - дип белдерде район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш һәм проект идарәсе буенча урынбасары Ленар Әхмәтов «НТР 24» телеканалына.

«Татар-информ» агентлыгы Май бәйрәмнәрендә Түбән Кама урамнарына гадәти булмаган вагонлы трамвайлар чыгачагы хакында хәбәр иткән иде инде.