Twitter реаль вакытта яңалыкларны трансляцияли башларга җыена

Социаль челтәр платформасында онлайн-телеканал инде көзгә эшли башлаячак.
(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Twitter тәүлегенә 24 сәгать яңалыклар күрсәтә башларга җыена. Bloomberg Media белән берлектә тормышка ашырылачак онлайн-телеканал социаль челтәр платформасында инде 2017 елның көзендә үк эшли башлаячак, дип яза Lenta.ru үз чиратында "The Wall Street Journal"га сылтама белән.
 
Телеканал реаль вакыт режимында дөньяның төрле почмагыннан үз яңалыкларын тәкъдим итәчәк һәм Twitter кулланучыларының тикшерелгән роликларын күрсәтәчәк. Яңа проектның төп идеясе шунда: күпләр яңалыкны туры эфирда карап, бу хакта социаль челтәрләр аша фикерләшергә ярата, хәзер бу эшләрне берләштерергә җыеналар.