Туроператорлар курорт салымына каршы чыкты

Россия туроператорлар ассоциациясе фикеренчә, туристлардан акча җыю аларның илдә ял итүгә ихтыяҗны киметергә мөмкин.

(Казан, 2 май, “Татар-информ”). Ил туроператорлары махсус "туристик" салым кертүне хупламады. Алар алдан кертелгән курорт салымы, Россиянең эчке туризмына тискәре йогынты ясар дип уйлый.

"Курорт салымын кертү туристлар агымына тискәре йогынты ясаячак. Клиентларның бәя үсүгә сизгерлеге югары булганда, хакларны артырырга ярамый. Чөнки туристка аннан нәрсә өчен акча түләттергәнен аңлату авыр булачак ", — дип хәбәр ителә РФ туроператорлар сайтында.

Известия язганча, туроператорлар бүгенге финанс-икътисади вәзгыятендә курорт салымын кертү иртәрәк дип белдерә.

Элегрәк билгеле булганча, РФ хөкүмәте илнең дүрт төбәгендә курорт инфрастуктурасыннан файдаланган өчен түләү кертү турындагы закон проектын раслады.