Синоптиклар бүген җилнең көчәю ихтималы турында кисәтә

Татарстанда җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

(Казан, 2 май, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Көндез Татарстан районнарында һәм аның башкаласы Казанда көньяк-көнчыгыштан искән җилнең көчәю ихтималы бар. Көчәйгән вакытта җил секундына 15-16 метрга җитәчәк, ди синоптиклар.

2 майда республикада явым-төшем көтелми. Көндезге һава температурасы +22..+27 градуска кадәр күтәрелә. Казанда да явымсыз көн көтелә. Һава температурасы +23..+25 градус булачак.