Россиядә транспорт куркынычсызлыгы буенча яңа таләпләр кертелә

Яңалыклар 2017 елның 1 июлендә гамәлгә керә.

(Казан, 2 май, "Татар-информ"). Россиядә 1 июльдән транспорт куркынычсызлыгын булдыру максатыннан яңа таләпләр гамәлгә кертелә. Транспорт иминлеген булдыру таләпләренә тимер юл вокзалы һәм станцияләре, тоннель, эстакада, күпер һәм тимер юл участокларын террорчылыктан саклау да кертелә. Шул хактагы карарны Россия премьер-министры Дмитрий Медведев имзалады, дип яза "Российская газета". 

Яңа таләпләр төрле категория транспорт инфраструктурасы һәм транспорт чараларындагы куркынычсызлык дәрәҗәсен күз уңында тота. Хөкүмәтнең матбугат хезмәте ачыклык кертүенчә, яңа чаралар террорчылыкка каршы дәүләт системасы гамәлләрен тагын да нәтиҗәлерәк итүгә юнәтелә.