Казан Россия круиз туризмы буенча топ-5 шәһәрләре арасына кергән

Топ-10да Санкт-Петербург, Мәскәү, Түбән Новгород, Казан, Петрозаводск, Самара, Саратов,Волгоград, Әстерхан, Ульяновск бар.

(Казан, 2 май, “Татар-информ”). Казан Россия круиз туризмы буенча топ-5 шәһәре арасына кергән. Татарстан башкаласыннан иң популяр круизлары булып, Идел буйлап Түбән Новгородка һәм Самарага, Саратов һәм Волгоградка, шулай ук Болгар һәм Тәтешкә сәяхәтләр санала. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте җиткерә.

Россия круиз туризмы топ-10 шәһәре арасында Санкт-Петербург,  Мәскәү, Түбән Новгород, Казан, Петрозаводск, Самара, Саратов, Волгоград, Әстерхан һәм Ульяновск бар.

2017елда Россия круиз туризмының иң популяр юнәлешләре “ТурСтат” аналитик агентлыгы тарафыннан круизларга ихтыяҗ һәм тәкъдим сораштыруы анализлары нәтиҗәләре буенча билгеләнгән.

Агентлык мәгълүматлары буенча, Россиядә елга круизы туризмы быел 20 процентка үсеп, 600 мең кешегә кадәр җитәчәк. Безнең илдә елга һәм диңгез круизлары белән аена 100 меңнән артык кешене кызыксына.

“ТурСтат” мәгълүматлары буенча, Россиядә 3тән 7 көнгә кадәр булган елга круизлары бик популяр. Россия буенча елга круизы яшәү һәм туклануга карап, көненә уртача 2,5 нән 5 меңгә кадәр була.