Иске Әнәле китапханәсе оештырган чарада авыл халкы "Шүрәле" геройлары булып киенде

Авылда "Тукай яши безнең күңелләрдә" дип исемләнгән чара узды.

(Казан, 2 май, "Татар-информ"). Апас районы Иске Әнәле авылында "Тукай яши безнең күңелләрдә" дип исемләнгән чара узды. Бу хакта "Йолдыз" газетасы яза.

Ул авылның олысын-кечесен бер мәйданга җыйды.

Кичәне китапханәче Гимадиева Миләүшә оештырды, клуб мөдире Салахова Альмира - Су анасы, Шүрәле -Хисматулова Гөлнара, Карт Былтыр – Нәбиуллин Шәһит булдылар. Почта хезмәткәре Мосәгыйтова Рәмзия "Пар ат" шигырен бик матур итеп сөйләде. Кичә эчтәлекле һәм куңелле узды.