«Зәкят» фонды аутизм турында мәгълүмат тарату көненә багышлап чара үткәрде

Балалар өчен интерьер композициясе буенча кызыклы мастер-класслар, татар орнаменты белән баш киеме әзерләү чарасы һәм «Крио шоу» үткәрелде.

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды карамагында тәрбияләнүчеләр өчен Бөтендөнья аутизм проблемалары турында мәгълүмат тарату көненә багышланган чара оештырылды. Бәйрәмдә барысы 100-гә якын кеше катнашты.

Традиция буенча, әлеге чара Коръән аятьләре уку белән башланып китте. Сүрәләрне Казанның «Сәлах» мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев укыды, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте.

Сәламләү сүзе белән кунакларга нәзарәтенең «Зәкят» фонды баш белгече Гүзәлия Вәлиуллова мөрәҗәгать итте. Үз чыгышында ул җәмгыятькә, шул исәптән гаиләләргә, аутизмлы балалар проблемалары турында мәгълүмат бирү кирәклеген билгеләп үтте, кунаклар тарафыннан күрсәтелгән игътибар, шулай ук иганәчеләр, пешекчеләр һәм волонтерларга чараны оештыруга керткән өлешләре өчен рәхмәтен белдерде.

Балалар өчен интерьер композициясе буенча кызыклы мастер-класслар, татар орнаменты белән баш киеме әзерләү чарасы һәм «Крио шоу» үткәрелде. Чара азагында бәйрәм мәҗлесе узды.

Шунысы игътибарга лаек, билгеле бер сәбәпләр аркасында бәйрәмгә килә алмаган авыру балалар өчен оештыручылар күчтәнәчләр әзерләде.