Түбән Кама укучылары «Минем кече Ватаным» бөтенроссия конкурсында җиңгән

Россия күләмендә 58 төбәктән 338 эш кабул ителгән.

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Түбәнкамалылар «Минем кече ватаным: табигать, мәдәният, этнос» бөтенроссия конкурсында җиңү яулаган.

Башта конкурс төбәкләрдә үткәрелгән, аннары читтән торып федераль этап узган. Соңыннан катнашучылар ачык этапта көч сынашкан. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Беренче этап 5 номинациядә үткән, анда җиңүчеләр булып, Югары Ослан һәм Түбән Кама муниципаль районнары укучылары һәм укытучылары танылган, аларның эшләре киләсе этапка җибәрелгән. Россия күләмендә 58 төбәктән 338 эш кабул ителгән.

Конкурсның финал этабында Түбән Кама шәһәренең 36нчы мәктәбендә 6нчы сыйныфта укучысы Әмирә Мөбарәкова катнашкан, ул «Кече ватанымның рухи һәм экологик традицияләре» номинациясендә җиңүгә ирешкән. 7нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы, балалар экология-биология үзәге педагогы Лира Бариева «Иң яхшы белем бирү практикалары» номинациясендә дипломант булган.