news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Өйдән чыгарга рөхсәт бирә торган ялган белешмә тәкъдим итүчеләр барлыкка килгән

Хокук сакчылары аларны җаваплылыкка тартачак.

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавируска бәйле гомуми изоляция вакытында өйдән чыгарга рөхсәт бирә торган ялган белешмәләр тәкъдим итү очраклары теркәлә башлаган. Бу хакта онлайн брифинг барышында Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Хокук саклаучылар Интернетта, социаль челтәрләрдә ялган белешмәләр сату турында игъланнарны ачыклап бара. Мондый тәкъдимнәрне алар игътибарга алды. Бу кешеләр җаваплылыкка тартылачак», — диде Галимова.

Ул мондый белешмәләр аерым исемлеккә кертелгән оешма, предприятиеләрдә генә бирелә алуын искәртте. «Шәһәргә керү, чыгу юлларында белешмәләр тикшерелә. Хокук сакчыларына белешмә шикле тоелса, кеше чыннан да шушы оешмада эшлиме юкмы икәнен, бу оешма, изоляциягә карамастан, эшен дәвам иттерергә тиешле оешмалар исемлегенә кергәнен ачыклаганчы, белешмәне кешедән йолып ала», — диде.

Лилия Галимова белешмә бирергә хаклы оешмалар исемлеге 30 марттан алып 3 апрельгә кадәр атна эш атнасы саналмавы турында РФ Президентының 25 мартында чыккан Указында билгеләнгәнен искәртте.

Ул, шулай ук, белешмә ТР Министрлар Кабинеты карарында күрсәтелгән формага туры килергә тиешлеген әйтте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100