news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә укытучылары «Үлемсез полк» акциясендә катнашучылар өчен пилотка теккән

Пилоткаларның материясен дә, эчлеген дә район алып биргән.

(Әтнә, 2 апрель, «Татар-информ», «Әтнә таңы», Сүрия Мингатина). Әтнә укытучылары «Үлемсез полк» акциясендә катнашучылар өчен укучыларга пилотка теккән. Бу эшкә үзләрен патриот дип санаган район мәктәпләренең технология укытучылары алынган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Чын тегүчеләр булмасак та матур килеп чыкты. Барыбыз да өйгә алып кайтып эшләдек. Барысы 150 укучыга тектек. Чөнки мәктәпләрнең күбесендә тегү машиналары юк. Кисүен Әтнә театрының костюмершасы Ләйлә белән кистек. Башта Әтнә мәктәбендә тегеп карадык. Бик тырышып, бөтен җөйләрен туры китереп, нәкъ фабричный итеп тектек, Үзебезгә дә ошады»,  — диләр мәктәпләрнең технология укытучылары.

Пилоткаларның материясен дә, эчлеген дә район алып биргән.

Бүгенге көндә алар сораган кешеләргә битлек тегү белән мәшгуль. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100