420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Россия Президенты указы нигезендә генерал-лейтенант Игорь Хвостиков Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы итеп билгеләнде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Игорь Хвостиковка — 53 яшь. Ул 30 елдан артык органнарда эшли. Моңа кадәр Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Чечен Республикасы буенча идарәсен җитәкләгән.