Кукмара редакциясе хезмәткәрләре пенсионер гаиләсенә газетаны өйләренә илтеп бирде

Район газетасы - һәрвакыт көтеп алынган кунак, тик коронавирус аркасында изоляцияләү режимын үтәргә туры килә, диләр ирле-хатынлы Андреевлар.

(Кукмара, 2 апрель, «Татар-информ», «Хезмәт даны»). Кукмара редакция хезмәткәрләре район газетасына язылган Андреевлар гаиләсенә яңа басманы илтеп бирде. Хәзер өлкәннәребез район вакыйгаларыннан хәбәрдар була ала. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

 Район газетасы — һәрвакыт көтеп алынган кунак, тик коронавирус аркасында үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәргә туры килә, диләр ирле-хатынлы Андреевлар.

«Карантинны төгәл үтибез һәм гигиена кагыйдәләрен бозмыйбыз. Әмма шундый вакытта да район яңалыкларыннан хәбәрдар буласы килә бит. Газетаны күптән алдырабыз, аны башыннан ахырына кадәр укыйбыз. Бигрәк тә „Кемгә ачыйм күңелемне“ рубрикасында бирелә торган язмалар ошый. Соңгы вакытта ТАССРның 100 еллыгына багышланган мәкаләләр чыга башлады. Без аларны бик теләп укыйбыз, таныш фамилияләрне күреп шатланабыз, яшьлегебезне искә алабыз», — ди алар.