news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Борис Менделевич карантинның үз-үзеңне изоляцияләүдән аермасын аңлатты

Депутат үз-үзен изоляцияләгән гражданнарга өйдән чыгуны мөмкин кадәр киметергә тәкъдим итте.

Борис Менделевич карантинның үз-үзеңне изоляцияләүдән аермасын аңлатты
архив/Рамиль Гали

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы депутаты Борис Менделевич карантинның үз-үзеңне изоляцияләүдән нәрсә белән аерылуын аңлатты. Бу хакта Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты әгъзасы, Татарстанның атказанган табибы ER.RU сайтында аңлатты. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге сайтында хәбәр ителә.

Депутат сүзләренчә, үз-үзеңне изоляцияләү режимы кешеләрнең өй шартларында булуын һәм Covid — 19 таралуын киметү өчен тышкы элемтәләрне минимумга китерүен, ә карантин - табиблар тарафыннан күрсәтелгән изоляция режимын күздә тота.

Ул карантинны начар эпидемиологик хәлдәге илләрдән кайтучылар, шулай ук коронавирус симптомнары булган һәм инфекцияле кешеләр белән элемтәгә кергән кешеләр үтәргә тиеш, дип белдерә.

«Карантин тагын да катгыйрак таләпләрне күздә тота һәм инфекцияле кешеләргә яки авыру йоккан дип шикләнгән кешеләргә карата кулланыла. Россиядә карантин 2020 елның 18 мартындагы баш санитар табиб хаты белән кертелде һәм ул чит илләрдән килгән барлык кешеләргә карата гамәлдә», - дип билгеләп үтте Менделевич.

Хәзерге вакытта, авырулар күп булмаганда, нәкъ менә үз-үзеңне изоляцияләү кулланыла, чөнки бу йомшаграк чара, дип ачыклык кертте парламентарий. Ул үз-үзен изоляцияләгән гражданнарга хәтта рөхсәт ителгән сәбәпләр аркасында да өйдән чыгуны мөмкин кадәр киметергә тәкъдим итте.

Менделевич эшкә барырга туры килгән гражданнар битлек һәм перчаткалар кияргә тиеш, дип искәртте. «Кешеләр арасында 1,5-2 метр ара булу кирәк, әмма бер метрдан да ким түгел. Кулларны еш юарга яки аларны антисептик белән эшкәртергә кирәк», - дип өстәде Татарстанның атказанган табибы.

Ул үз-үзеңне изоляцияләү режимы Россиядә эпидемия үсеше темпларын киметергә мөмкинлек бирәчәгенә ышаныч белдерде. «Ил халкының һәрберсе әлеге таләпләрне үтәмәгәндә инфекцияне потенциаль таратучы булуын һәм үзе өчен генә түгел, беренче чиратта, тирә-юньдәгеләр өчен куркыныч тудыруын аңларга тиеш. Әмма шуны истә тотарга кирәк, әгәр дә критик чик артса, илдә карантин чаралар да кертелергә мөмкин», - дип нәтиҗә ясады депутат.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин, хезмәт хакын саклап калып, илдә эшләми торган көннәрне 30 апрельгә кадәр озайтты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100