news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада волонтерлар саклагыч битлекләр тегә

Алабугада яшәүче көнгә кимендә йөз битлек тегәргә планлаштыра.

Алабугада волонтерлар саклагыч битлекләр тегә
http://alabuganury.ru/

(Алабуга, 2 апрель, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабугада бер тапкыр кулланыла торган битлекләр тегү оештырылган. Волонтерлар үз хезмәтләре белән гражданнарның сәламәтлеген сакларга булыша. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Битлекләр өчен материалны «Полиматиз» АҖ бирә. Беренче партия белән өлкәннәргә өйдә хезмәт күрсәтүче социаль хезмәткәрләр тәэмин ителәчәк. Билгеле булганча, өлкән буын кешеләре риск төркеменә керә һәм хәзер аларны теләсә нинди инфекцияләрдән саклау мөһим.

Алабугада яшәүче Лениза Бәшәрова халык санын алу буенча вәкаләтле вәкил, тик буш вакытында битлекләр тегү белән шөгыльләнергә булган.

— Хәзер даруханәләрдә алар юк. Мондый вакытта килеп туган хәлгә зарланып, кул кушырып утырырга түгел, ә нинди дә булса өлеш кертергә теләк туа. Минем бераз тегү белемнәрем бар, шуңа күрә эштән буш вакытта һәм ял көннәрендә битлекләр әзерләүгә алындым, — ди ул.

Лениза көнгә кимендә йөз битлек тегәргә планлаштыра, килеп чыкса, күбрәк тә тегәргә әзер.

Лениза сүзләренчә, башта битлекнең берничә моделе каралган, алар арасында бәйләвечле вариантлар да булган. Әмма озак фикер алышулардан соң, бәйләвечләрне уңайлырак булсын өчен гади резинкаларга алыштырырга хәл иткәннәр. Үрнәк өчен даруханәдән бер тапкыр кулланыла торган битлекләр алынган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100