Татарстан синоптиклары көчле җил һәм буран турында кисәтә

Кисәтү 2 апрельнең 18.00 сәгатеннән 3 апрельнең 6.00 сәгатенә кадәр гамәлдә булачак.
(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары 15-17 м/с көчле көньяк-көнбатыш җил һәм кыска вакытлы буран турында кисәтү ясый. Метеорологик вәзгыятьнең кискенләшүе турындагы хәбәрне Татарстан Гидрометеорология үзәге тарата.Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне күзәтү буенча идарәсе мәгълүматлары буенча, кисәтү 2 апрельнең 18.00 сәгатеннән 3 апрельнең 6.00 сәгатенә кадәр гамәлдә булачак.