Актаныш районында корал сатучылар хокук сакчыларына эләккән

Алар күрше республикадан килгән булган

 (Казан, 2 апрель , “Татар-информ”). Татарстан хокук сакчылары Актаныш районының Чуракай авылы янында Башкортстаннан килгән 3 кешене тоткарлаган.
Алар 1965 елда чыккан “БМ 16” модель ау мылтыгын, 1960 елда эшләнгән “ТОЗ-8М” винтовкасын һәм төрле калибрдагы патроннар, Калашников автоматына магазин сатканда эләккән.

Тоткарланучыларның берсе элек тә җинаять җаваплылыгына тартылган булган. Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларынча, тоткарланучыларга карата Җинаятьләр Кодексының 222 нче маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Барысына да 6 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.

ТР буенча ЭЭМ белешмәсе буенча, быел республикада әлегә 34 утлы корал әйләнештән алынган.