Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Биектауның Дөбъяз авылында Туган телләр елына багышланган кышкы Сабантуй булды
Оештыручылар аны беренче тапкыр тамашачыларсыз уздырган.
(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Биектау районының Дөбъяз авылында тау чаңгысы комплексында Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган чара узды. Ул татар халык милли бәйрәме Сабантуйны хәтерләтә иде. Бу турыда «Высокогорские вести» хәбәр итә.
Оештыручылар аны беренче тапкыр тамашачыларсыз уздырган. Беренче кышкы Сабантуйга районның барлык мәдәният хезмәткәрләре, барысы 100 кеше җыелды.
Биектау районының мәдәният җитәкчесе хезмәттәшләренә мөрәҗәгать итте. Лилия Борханова сүзләренчә, быелгы ел безнең республика өчен уникаль, чөнки ул телләргә һәм халык бердәмлегенә багышланган.
«Без бердәм булырга тиеш, һәрвакыт бергә булырга тиеш. Һәм, әлбәттә, безне беренче чиратта спорт берләштерә», — дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга җитәкче.
Аннары ярышлар башланды. Алар спортның кышкы традицион төрләрендә дә катнашты, күзләрен яулык белән бәйләп чүлмәк тә ваттылар.
Чара азагында бәйрәмдә катнашучыларга бүләкләр тапшырдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз