Путин «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирү турындагы законны имзалады

РФ Дәүләт Комитетының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Ольга Павлова билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы ил Президенты әлеге законга кул куйганнан соң Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» статусын бирү турында гариза юллаячак.

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин халкы үз хезмәтләре белән Бөек Ватан сугышында Җиңүгә өлеш керткән торак пунктлар өчен «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем булдыру турындагы законны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында дөнья күргән.

Закон буенча, предприятиеләргә дәүләт бүләкләре һәм (яки) Дәүләт Оборона Комитетының күчмә Кызыл байракларын тапшыру; предприятие хезмәткәрләренә эштәге уңышлары өчен дәүләт бүләкләре тапшыру; шәһәрдә яшәүчеләрнең 1941-1945 елларда кылган хезмәттәге батырлыкларын документаль рәвештә раслый торган фактлар әлеге мактаулы исемне бирү өчен нигез булып тора.

Шәһәргә мактаулы исем бирү турындагы үтенечне Россиянең «Җиңү» оештыру комитеты караячак.

Федерация субъекты дәүләт хакимияте органнары, мактаулы исемгә лаек булган шәһәр урнашкан муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органнары хәрби-тарихи һәм хезмәт мирасын саклау, шулай ук шәһәрдә яшәүчеләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү буенча чараларның гамәлгә ашырылуын тәэмин итәчәк.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Казан мэры Илсур Метшин РФ Президенты Владимир Путинга Татарстан башкаласына «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән исем бирү турында үтенеч белән мөрәҗәгать итәчәк, ТР Дәүләт Советы депутатлары моны хуплаган.

РФ Дәүләт Комитетының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Ольга Павлова билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы ил Президенты әлеге законга кул куйганнан соң Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» статусын бирү турында гариза юллаячак.