Бизнес вәкилләре тарихи-мәдәни экспертиза үткәрүне гадиләштерүне сорый

Рөстәм Миңнеханов бу эшне җайга салырга күрсәтмә бирде.

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Эшмәкәрләр, ниндидер төзелеш башлар алдыннан, территориягә тарихи-мәдәни экспертиза уздыру кирәклегенә һәм аның озакка сузылган булуына зарланды. Бу мәсьәлә «Пирамида»да ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык советы утырышында күтәрелде.

2015 елда җир казу, төзү, мелиоратив эшләр үткәрү планлаштырылган барлык территорияләрдә тарихи-мәдәни экспертиза үткәрү таләбе кертелде. Бу дәүләтнең тарихи-археологик мирас объектлар булу-булмавы турында белешмәсе булмаганда кирәк.

Хәзерге вакытта археологлар Казан, Зөя, Болгар һәм башка берничә тарихи җирлектә генә тарихи урыннарны өйрәнгән. Башка территориядә нәрсәдер төзер алдыннан мәҗбүри экспертиза кирәк. Аны эшмәкәрләр үз хисабына башкарырга тиеш. Эшләрнең бәясе 200 мең сумнан алып 700 мең сумга кадәр. Экспертиза нәтиҗәләреннән башка төзелеш эшләренә рөхсәт алу мөмкин түгел.

«Татмелиорация» оешмасы директоры урынбасары Ирина Соколова экспертизаның хәтта җиде айга сузылганын һәм аның карсыз вакытта үткәрелергә тиешлеген билгеләп узды. Бу мәсьәләдә белемле экспертлар җитмәү мәсьәләсе дә әйтелде.

«Башта археологлар белән килешү төзергә, территориядә эшләрне уздырырга, аннары йомгак документы белән республиканың мәдәни мирас объектларын саклау буенча дәүләт комитетына һәм РФ Мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шул рәвешле, эшмәкәрләр төзелеш сезонын югалта», — диде Соколова.

Татарстан Республиканың мәдәни мирас объектларын саклау буенча дәүләт комитеты рәисе Иван Гущин археологик экспертиза катлаулы процесс булуын раслады. Аның сүзләренчә, бу эштә намуссыз эшләүче археологлар да бар.

Иван Гущин археологик объектлар геопорталы эшләнүен, аның тарихи-мәдәни экспертизаны җиңеләйтәчәген әйтте. «Сервис әзер, геопорталга 300 һәйкәл кертелде», — диде. Барлыгы 3008 археология һәйкәлен кертү ниятләнә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бу мәсьәләне хәл итүгә ТР Фәннәр академиясенең Археология институты галимнәрен дә җәлеп итү кирәк.

«Әйдәгез, эшне ничек җайга салып булуны карыйк. Бюрократия булмасын өчен нәрсә эшләргә була? Карта ясау гына түгел, эшләрнең бәясен, аларны кем башкарачагын да билгеләргә кирәк. Конкрет тәкъдимнәр булсын. Закон бар икән — үтәргә кирәк. Ни өчен эшмәкәр шундый зур акчалар түләргә тиеш?» — диде Президент. Ул бу мәсьәләне Россиянең мәдәният министры белән очрашуда күтәрергә әзер булуын әйтте.