2 мартның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Коръәнне үзлектән укырга өйрәнү өчен махсус кушымта ясаганнар, Дмитрий Медведев Татарстанда яшәргә уңайлы булсын өчен барысы да эшләнә дип саный.

Марат Әхмәтов: Татар токымлы атларны үрчетү буенча эшчәнлекне көчәйтергә кирәк / Аларның баш санын арттыру бурычы тора, диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

Илдар Әюпов Коръәнне үзлектән укырга өйрәнү өчен махсус кушымта ясаган / Кушымтада гарәп телендәге текстны өйрәнү курсы структуралаштырылган һәм интерактив уку мөмкинлеге булдырылган.

Хезмәт министры иң югары һәм түбән хезмәт хакы түләнә торган тармакларны атады / Республикада иң күп хезмәт хакын эшкәртүче сәнәгать хезмәткәрләре ала, ә иң аз хезмәт хакын җәмәгать туклануы өлкәсендә түлиләр.

Мәскәүдәге татар яшьләре Рөстәм Миңнехановның туган көненә видеокотлау әзерләгән / Яшьләр шурасы вәкилләре, Мәскәүдә югары уку йортларында белем алучы татар студентлары Татарстан Президентын туган көне белән котлый.

Дмитрий Медведев: Татарстанда кешеләргә яшәргә уңайлы булсын өчен барысы да эшләнә / Россия Премьер-министры кичә Рөстәм Миңнехановка туган көне белән котлау телеграммасы җибәргән.

"Ислам. Беренче адымнар" мәктәбендә яңа сезонда йөздән артык кеше ислам нигезләрен өйрәнә / Галиев мәчетендә шимбә көнне уза торган дәресләргә 14 яше тулган һәм теләге булган һәркем йөри ала.

Эльмира Зарипова Татарстанда ихтыяҗ зур булган һөнәрләр турында сөйләде / Яңа эш урыннары булдыру 38 мең вакансия тәкъдим итү мөмкинлеге бирә.

Рөстәм Миңнеханов Тобольскида «ЗапСибНефтехим» заводы белән танышты / Татарстан Президенты бүген Төмән өлкәсенең Тобольск шәһәрендә эш сәфәрендә булды.

Нәселле сыерлар саны буенча Россия төбәкләре рейтингында Татарстан икенче урында / 2018 елда Татарстан Россия төбәкләренә һәм Казахстанга 500 баш нәселле терлек саткан.

Рөстәм Миңнеханов Красноярскига Кышкы универсиада ачылышына килде / XXIX Бөтендөнья кышкы универсиада уеннары 1-12 мартта Красноярскида уза.

Марат Әхмәтов: Нәсел хуҗалыкларында бер сыердан елына 7,5 мең тонна сөт саву бурычы куела / Былтыр Татарстанның нәсел хуҗалыкларында бер сыердан уртача 7,1 тонна сөт савып алынган.