Россиядә беренче финанс-аналитик экспертизаны Татарстанда ясадылар — Әнәс Мөхәмәтҗанов

Белгечләр шәхси эшмәкәрнең алдан планлаштырып банкротка чыгуын ачыклаган.

(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Алдан планлаштырылган банкротлыкны ачыклау буенча Россия күләмендә бары Татарстанда гына экспертиза үткәрелә. Бу хакта матбугат конференциясе вакытында Татарстан буенча Эчке эшләр минитсрлыгының эксперт-криминалистик үзәге җитәкчесе Әнәс Мөхәммәтҗанов хәбәр итте.

“Узган ел безнең шундый бер очрак булды. Шәхси эшмәкәр, алдан планлаштырып, үзен банкротлыкка чыгарган. Россиядә бу беренче финанс-аналитик экспертиза иде. Шәхси эшмәкәр үз биләмәләрен бушка башка кешеләргә биреп, 6 млн сум күләмендә салым түләргә мөмкинлеге булмавы хакында белдергән. Экспертиза нәтиҗәләре буенча, бу эш судка юнәлдерелгән”, - диде Әнәс Мөхәмәтҗанов.