Эксперт-криминалистлар ачылган җинаятьләр санын 2 тапкырга арттырган

Йолып алынган наркотик матдәләргә ясалган экспертизалар саны да 2016 елда 30 процентка күбрәк булган.

(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Узган елда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының эксперт-криминалистик үзәге белгечләре тарафыннан 32,8 мең суд экспертизасы һәм оператив-эзләнү эшчәнлек кысаларында 22,4 мең тикшерү уздырылган. Криминалистлар биргән 5,9 мең данә мәгълүмат нәтиҗәсендә эзенә төшелгән җинаять эшләре саны ике тапкырга арткан.

Бу хакта матбугат конференциясе вакытында Татарстан буенча Эчке эшләр минитсрлыгының эксперт-криминалистик үзәге җитәкчесе Әнәс Мөхәммәтҗанов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, йолып алынган наркотик матдәләргә ясалган экспертизалар саны да 2016 елда 30 процентка күбрәк булган. Мондый наркотикларның авырлыгы исә 41 процентка артып, 134 кг тәшкил иткән.