Ульяновски өлкәсенең “Туган тел” оешмасы Бөтентатар иҗтимагый үзәге корылтаена әзерләнә

Ульяновски өлкәсенең “Туган тел” оешмасы Бөтентатар иҗтимагый үзәге корылтаена әзерләнә

(Ульяновски, 2 март, “Татар-информ”, Ләйлә Исламова). Ульяновски татарларының “Туган тел” оешмасы идарәсе Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең 2 апрельгә билгеләнгән корылтаена делегатлар сайлау буенча гомумҗыелыш уздырды һәм Корылтайга 5 делегат сайланды.

Казанга “Туган тел” һәм “Болгар яңарышы” оешмалары рәисләре Мәхмүт Хәйруллин белән Шәүкәт Богданов, “Туган тел” рәисенең урынбасары Айрат Ибраһимов, ана теле укытучысы Зөһрә Хәбибуллина, “Туган тел” идарәсенең Мәдәният бүлеген әйдәүче Розалия Матросова, шулай ук татар китаплары һәм милли киемнәр кибете тотучы милли хәрәкәт активисты Әмил Шәрәфетдинов барачак.

Җыенда шулай ук “2004 елның мәшһүр татары” исеменә лаеклы шәхесләребез барланды. Беренче мәртәбә мондый исем 2001 ел өчен каһарман шәхес, Гаяз Исхакый исемендәге бүләк лауреаты шагыйрь һәм рәссам Гакыйль Сәгыйревкә бирелгән иде. 2002 елда исә “Чулпан” ансамблен җитәкләгән һәм шул сәбәпле “Туган тел” оештырып килгән барлык чараларны да күтәргән оста оештыручы һәм мәшһүр җырчы Әлфия Рамазанова-Фәизова бу исемгә лаек булды. Ә 2003 елда андый исем өлкә үзәгендә беренче татар телен укыту буенча факультатив, соңрак аерым татар сыйныфы ачып җибәргән һәм бүген дә иң фидакарь ана теле укытучысы булып саналучы Зөһрә Хәбибуллинага бирелгән иде. 2004 ел өчен бу исемгә мәдрәсә укытучысы хаҗия Венера ханым Вахитова лаек дип табылды. Венера ханым - 7 ел буе мәчет бинасында эшләп алган аерым татар мәктәбен оештыручы, туплаучы һәм аның җитәкчесе сыйфатында аеруча зур эш башкарган шәхес. Шунлыктан аның исеме тирәсендә бәхәс чыкмады, киресенчә, барысы да дәррәү торып Венера ханымның кандидатурасын раслады.