Торак милекчеләре ширкәтләренә акрын берләшәләр

Торак милекчеләре ширкәтләренә акрын берләшәләр

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бүген Татарстанда 440 торак милекчеләре ширкәте (ТМШ) бар, шуларның яртысы Казанга туры килә. Узган ел ширкәтләр 75 процентка арткан. Әмма бүген Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында үткән матбугат конференциясендә берләшү процессы акрын бара дип белдерделәр. Бу фикер белән әлеге чарага чакырылган Казанның кайбер ТМШ рәисләре дә килеште, алар тәҗрибә уртаклашты һәм күп фатирлы йортлар белән үзидарә итүгә бәйле проблемаларны әйтте.

Министрлыкның ТКХ реформалау һәм инвестицияләр бүлеге башлыгы Вадим Рязанский фикеренчә, хәзер ТМШ төзү мәсьәләсе аеруча актуаль, чөнки 1 гыйнвардан республика халкы торак-коммуналь хезмәтләр өчен тулысынча түли. ТМШ ярдәмендә шактый акчаны янга калдырып була, чөнки әлеге йортларда яшәүче халык реаль күрсәтелгән хезмәтләр өчен генә түли.

ТМШ идарәсенә бүген 2 миллион квадрат метр торак бирелгән, бу республика торак фондының 4,5 проценттан артыгын тәшкил итә. Әгәр 2004 елга кадәр ширкәтләргә, нигездә, өлешле төзелеш ярдәмендә торгызылган яңа йортлар халкы берләшсә, хәзер иске йортларда яшәүчеләр дә тулы хокуклы хуҗа булуга (фатирлар хосусыйлаштырылырга тиеш) омтыла. Мәсәлән, Алексеевски районында узган ел 8 ТМШ теркләгән, аларга 72 йорт кергән, Апаста – 2 (25 йорт), Мамадышта – 20 (20), Балык Бистәсендә – 2 (2), Сарманда – 14 (131), Тукай районында – 6 (219).

Эшнең хокукый ягы белән бәйле проблемалар да бар. ТМШ төзүгә халыкның бу мәсьәләдә мәгълүматы булмау да комачаулый.

«Пионер» ТМШ рәисе Михаил Застела фикеренчә, халкы ширкәткә берләшкән яңа һәм иске йортлар арасында аерма юк. Яңа йортларда төзүчеләрнең җитешсезлекләрен бетерү белән ике елга якын шөгыльләнергә кирәк. Ярым җимерек йортлар белән идарә итүгә алынган кешегә дә җиңел түгел. ТКХләр өчен халык күпчелек акча булмау сәбәпле түгел, буш вакыты булмау аркасында түли алмый, дип исәпли ул. Шуңа күрә йортта коммуналь түләүләр кабул итү пункты ачкан, бу проблема тулысынча бетерелгән дияргә була.