Сергей Кириенконың җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә ташламаларны акчага алмаштыру буенча ике көн "кайнар линия" эшләячәк

Сергей Кириенконың җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә ташламаларны акчага алмаштыру буенча ике көн "кайнар линия" эшләячәк

(Казан, 2 февраль, "Татар-информ", Ирина Пашкеева). 2-3 февральдә 9.00-18.00 сәгатькә кадәр РФ Президентының Идел буе федераль округы буенча тулы вәкаләтле вәкиле Сергей Кириенконың халыкны кабул итү бүлмәсендә 122нче санлы Федераль законны (ташламаларны акчага алыштыру турындагы) һәм "Халыкка адресланган социаль ярдәм күрсәтү турындагы" ТР законын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча "кайнар линия" эшләячәк.

Федераль инспекторның ТР буенча төп аппаратында хәбәр итүләренчә, Җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе, РФ пенсия фондының ТР буенча бүлеге һәм ТР Социаль яклау министрлыгы белгечләре гражданнарга транспорт ташламалары, ташламалы дару белән тәэмин итү мәсьләләре буенча (8432) 92-93-34 телефоны аша консультация бирәчәк.

Дүшәмбе Россия Федерациясе Хөкүмәте белән ташламадан файдаланучыларны транспорт хезмәте белән тәэмин итү тәртибе турында килешү төзегән барлык төбәкләр федераль бюджеттан һәр кешегә 50 сум күләмендә финанс ярдәм алачак. 2005 елда транспортка федераль дотацион транспорт түләүләренең гомум суммасы ил буенча 8,5 миллиард сум тәшкил итә.