^Казан юбилееның шиклe кунакларны Татарстан Интерполы тикшерәчәк

^Казан юбилееның шиклe кунакларны Татарстан Интерполы тикшерәчәк

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Альбина Фәхрисламова). Казанның 1000 еллыгына багышланган чараларның куркынычсызлыгын тәэмин итү кысаларында ТР Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Интерполның милли үзәк бюросы филиалы эшчәнлегенең төп юнәлеше радикаль төркемнәргә, экстремист һәм террорчылык характерындагы хәрәкәтләргә мөнәсәбәте булган затларны ачыклау максатыннан тикшерүләр үткәрү булачак.

Шул максаттан өстәмә телекоммуникация технологияләре гамәлгә кертелә, алар белән бер генә төбәк филиалы да мактана алмый, дип белдерде бүген брифингта Интерполның милли үзәк бюросы филиалы башлыгы Фәрит Сафиуллин.

Узган елга йомгак ясап, Ф.Сафиуллин филиал республика, якын һәм ерак чит илләрнең хокук саклау органнарында каралган 301 җинаять эшенә һәм 317 тикшерү материалына мәгълүмати хезмәт күрсәтте, дип хәбәр итте. Хәзерге вакытта ТР хокук саклау органнары инициативасы белән 30 җинаятьче халыкара эзләүгә игълан ителгән, шуларның 28е җинаять эшләре буенча гаепләнә, икесе хәбәрсез югалган. Узган елның 12 аенда республиканың хокук саклау органнарыннан кулга алу яки экстрадицияләү максаты белән 6 гаепләнүчене халыкара эзләүгә игълан итү буенча документлар килгән.

Филиал шулай ук чит дәүләтләрнең сорауларын үтәү буенча оператив-эзләү чараларында турыдан-туры катнаша. Мәсәлән, чит илләрнең компетентлы органнары белән хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә законсыз рәвештә РФ гражданины паспортын алган 10 Грузия гражданы, 6 – Әзербәйҗан һәм бер Әрмәнстан гражданының теркәлү урыны ачыкланган. Чит илләрнең милли үзәк бюроларыннан 22 кешегә карата сорау килгән, шул исәптән, 7се – тоткарлау, 8е – кайда икәнлеген ачыклау турында. Нәтиҗәдә, 2 җинаятьче тотылган, өч кешенең кайда булуы ачыкланган. Узган ел филиал тарафыннан Интерпол каналлары аша алынган мәгълүмат икътисади җинаятьләр кылу факты буенча өч җинаять эше кузгатуга сәбәп булган. Икътисад өлкәсендә филиал тарафыннан мәгълүмати хезмәт күрсәтелгән җинаятьләргә контрабанда, салым түләмәү, өстәмә кыйммәт салымын законсыз кайтару, алдау юлы белән урлашу керә.