Казан тәрбия колониясендә дин белеме дәресләре кертергә мөмкиннәр

Казан тәрбия колониясендә дин белеме дәресләре кертергә мөмкиннәр

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Альбина Фәхрисламова). Казанның балигъ булмаганнар өчен тәрбия колониясендә якын араларда ислам һәм православие нигезләрен өйрәнә башлаулары ихтимал. Бүген ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Марат Бариев рәислегендә үткән колониянең Попечительләр советы утырышында башка мәсьәләләр белән беррәттән яшь хокук бозучыларга дини белем бирү турында да фикер алышынды.

Попечительләр советы составына республиканың хезмәт һәм мәшгульлек, эчке эшләр, мәдәният, мәгариф һәм фән министрлыклары вәкилләре һәм шулай ук Татарстанның эре предприятиеләре җитәкчеләре (шул исәптән, «Татхимфармпрепараты» ААҖ, «Теплоконтроль» ААҖ) керә. Попечительләр узган елгы эшкә йомгак ясады һәм 2005 елга тәрбия эше планын билгеләде. Тәрбияләнүчеләр өчен дин белеме дәресләре кертү һәм якшәмбе мәктәбе оештыру мәсьәләсе дә каралды. Утырышта катнашкан Казан епархиясе һәм ТР мөселманнарының Диния нәзарәте вәкилләре әлеге мәсьәләне үз оешмаларында тикшерергә вәгъдә бирде. Моннан тыш, колониягә балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәләрендә исәптә торган укучыларны алып килү мәсьәләсе буенча фикер алышынды. Попечительләр тәрбияләнүчеләрнең социаль адаптациясе, аларга эшкә урнашу һәм торак алуда ярдәм итү турында да сөйләште. Ел дәвамында җитештерелүче продукциянең ассортиментын киңәйтү өчен яңа җиһаз һәм станоклар, әдәбият, медицина җиһазлары сатып алу ниятләнә. Тәрбияләнүчеләрнең бер көнгә эшләнгән егерме сум акчалары шәхси счетларына күчереп барыла һәм колониядән азат ителгәндә бирелә.

Совет әгъзалары шулай ук колониядәге хәзерге вәзгыять белән танышты, бүген анда 14-18 яшьлек 225 яшүсмер бар. Попечительләр тәрбияләнүчеләр өчен шартларның сизелерлек яхшыруын билгеләп үтте.