Автошәһәрнең 17 мең Бөек Ватан сугышы ветераны Җиңү көненә бүләк һәм материаль ярдәм алачак

Автошәһәрнең 17 мең Бөек Ватан сугышы ветераны Җиңү көненә бүләк һәм материаль ярдәм алачак

(Чаллы, 2 февраль, "Татар-информ", Илисә Ганиева). Чаллы хакимияте башлыгы Илдар Халиков "Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 60 еллыгына әзерләнү һәм үткәрү турындагы" карарга кул куйды, ул юбилей датасына багышланган 34 чарадан тора.

Хәзер сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәр исемлеге төзелә. Шәһәрдә элекке фронтовикларның яшәү шартлары тикшереләчәк һәм социаль ярдәм чаралары кабул ителәчәк. Аерым алганда, апрель-майда 35 ялгыз фронтовикның фатирларына косметик ремонт ясалачак. Агымдагы ел дәвамында ветераннар госпитальләрдә дәвалана ала. Ә поликлиникада табиб-белгечләр әлеге категория гражданнарын беренче чиратта кабул итәчәк.

1 апрельдә Җиңүнең 60 еллыгына эмблема, шулай ук Чаллы ветераннарына юбилей билгеләре һәм медальләре эшләү планлаштырыла. Апрель-май айларында фронтовиклар өчен хәрби дан урыннарына экскурсияләр оештырылачак. Алар "Ветераннар җырлый" хоры фестивалендә катнашачак.

Автошәһәрдә тантаналы чаралар 6 майда башлана, 9 майда Мәңгелек ут янында митинг була.