АКШ Кыргызстанга 20 КамАЗ машинасы бүләк итте

АКШ Кыргызстанга 20 КамАЗ машинасы бүләк итте
(Бишкәк, 2 февраль, “Татар-информ”, Илдар Сәмигуллин). Бишкәктә АКШның Кыргызстандагы илчесе Стивен Янг, республиканың Чик буе хезмәтенә гуманитар ярдәм йөзеннән, үтүчәнлеге югары булган 20 КамАЗ машинасы бүләк итте. Америкалыларның нәкъ менә Татарстан КамАЗ йөк машиналарын сайлап алуының хикмәте шунда ки, алар Кыргызстанның таулар арасындагы юлсызлык шартларында куллану өчен бик уңай һәм бәясе дә артык кыйммәт түгел.