news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Телеграмда антиваксерларга каршы көрәш каналы пәйда булды

Анда язылучылар фән дөньясындагы яңалыклар белән таныша ала.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Телеграмда Covid-19 инфекциясеннән вакцинация узуга каршы кешеләргә көрәшкә юнәлдерелгән «Мракоборец | Борцы с антиваксерами» каналы пәйда булды. Анда вакцинация һәм прививка, дөнья һәм сәясәт турындагы фейкларны фаш итүче фактлар чыга.

«Социаль челтәрләр фәнгә каршы баручы хәбәрләр белән тулган. Тигез җир тарафдарлары, АКШта Ай проектын кире кагучылар, яман шешне бака яфрагы белән дәвалаучылар барлыкка килде. Алар үз өннәреннән чыкты һәм ышанучан кешеләргә тонналап фейк, ялган һ.б. тарата», — ди канал авторлары.

Каналда иң беренче язма ковид инфекциясеннән үлгән «АБВГДейка»ны алып баручы Кристина Асмаловскаяга багышланган. Ул Covid-19 инфекциясеннән прививка ясамаган.

Вакцинациягә каршы кешеләр арасында музыкант Александр Розенбаум, блогер һәм җәмәгать эшлеклесе Катя Гордон, табиб Михаил Сватковский, эзотерик Борис Савельев, журналист Иван Юдинцев һәм башкалар бар.

Канал авторлары сөйләгәнчә, андый кешеләргә каршы көрәш актриса Мария Шукшина, блогерлар Борис һәм Инга Гринблат һәм Влад Фридомны банга җибәрергә ярдәм иткән. Моннан тыш, алар Мария Шукшинаның «Яндекс.Диск»ын чикләгән, анда янәсе прививкаларның зыянын ача торган мәгълүмат урнаштырылган.

Шулай ук язылучылар фән дөньясындагы яңалыклар белән таныша ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100