Тәтеш районында Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фондының бүлеге ачылды

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар аның җитәкчесе итеп бертавыштан Рима Сафиуллованы сайлап куйдылар.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Тәтештә Бөтенроссия «Татар гаиләсе» иҗтимагый фондының филиалы оешты. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар аның җитәкчесе итеп бертавыштан Рима Сафиуллованы сайлап куйдылар һәм үзләренең фикерләрен, теләк-тәкъдимнәрен белдерделәр.

Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чарада, шулай ук, «Бөтенроссия татар гаиләсе» фонды директоры Миләүшә Гайфуллина катнашты.