news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловск өлкәсенең Октябрьский бистәсе укучылары Татарстаннан бүләк алды

Укучылар хезмәт дәресе өчен эш коралларын кабул итеп алды.

Свердловск өлкәсенең Октябрьский бистәсе укучылары Татарстаннан бүләк алды
https://tatur.tatarstan.ru/

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Свердловск өлкәсе Сысерть шәһәр округының Октябрьский бистәсе укучылары Татарстаннан хезмәт дәресләре өчен инструментлар алды. Укучыларга хезмәт дәресе өчен эш коралларын «Агава» компаниясенә нигез салучы һәм президенты, «Мегастрой» DIY-гипермаркетлар федераль челтәре хуҗасы Владимир Малыгин тапшырды.

Узган елның ноябрендә Свердловск өлкәсенең Сысерть шәһәр округы һәм Татарстанның Лаеш муниципаль районы хезмәттәшлек турында килешү төзеде. 2021 елның мартында Лаеш делегациясе Сысерть округына дустанә сәфәрдә булды. Бу хакта Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итте.

Делегация составында Владимир Анатольевич та бар иде, Октябрьский бистәсендәге 18нче мәктәптә булганда ул балаларга инструментлар белән ярдәм итәргә вәгъдә итте.

Укучылар хезмәт дәресе өчен эш коралларын кабул итеп алды. Бүләкләрне тапшыру тантанасында Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле урынбасары Фавия Сафиуллина катнашты. Ул балаларга Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Россия Федерациясе субъектлары белән муниципалитетлар арасында дустанә мөнәсәбәтләр турында сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100