news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путинның матбугат конференциясе 23 декабрьдә була

Чарада катнашачак 500 журналистның исемен Кремль билгеләячәк.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путинның ел саен уздырыла торган зур матбугат конференциясе быел 23 декабрьдә көндезге форматта узачак. Ковид чикләүләре аркасында чарада массакүләм мәгълүмат чараларының 500 вәкиле генә катнаша ала.

«Журналистлар гадәттәгечә, дәүләт башлыгына сорауларны ирекле рәвештә бирәчәк», — дип хәбәр итә ТАСС дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков сүзләрен китереп.

Ул шулай ук катнашучылар саны чикләнәчәк, дип өстәде. Кремль 500 хәбәрченең исемен билгеләячәк.

«Гадәттә без меңнән артык (бу чарада журналистлар), 1 100 һәм аннан да күбрәк кеше булабыз. Урыннар чикләнгәнгә күрә, без ирекле аккредитация ясамаячакбыз», — диде Песков. 

Шулай ук ул Роспотребнадзор таләпләре аркасында быел матбугат конференциясен Халыкара сәүдә үзәгеннән Манежга күчерәчәкләр, дип өстәде ул.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, гадәттәгечә, Президент журналистлар белән ел нәтиҗәләрен декабрьдә өченче яки дүртенче пәнҗешәмбедә ясый. 23 декабрь шулай ук пәнҗешәмбегә туры килә.

Путинның еллык йомгаклау матбугат конференциясе 2001 елдан бирле уздырыла. 2008 елның маеннан 2012 елның маена кадәр, Путин Россия Премьер-министры вазифасын башкарган вакытта тәнәфес булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100