news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада территорияләрне һәм биналарны Яңа елга иң яхшы бизәүгә бәйге игълан ителде

Конкурс җиңүчеләре 8 номинация буенча ачыкланачак.

Кукмарада территорияләрне һәм биналарны Яңа елга иң яхшы бизәүгә бәйге игълан ителде
http://kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 1 декабрь, «Татар-информ», «Хезмәт даны»). Кукмарада территорияләрне һәм биналарны Яңа елга иң яхшы бизәү буенча бәйге игълан ителде.

Бәйгедә шәһәрнең белем бирү учреждениеләре, оешма-предприятиеләр, авыл җирлекләре, кече һәм урта бизнес объектлары, күпфатирлы һәм шәхси торак йортларда яшәүчеләр катнаша ала. Конкурс җиңүчеләре 8 номинация буенча ачыкланачак.

Нәтиҗә ясаганда төп игътибар сәнгати бизәлеш, утлар кую, балалар, гаилә белән ясалган уенчык һәм башка төр конструкцияләр булу, чисталык һәм иминлеккә, территорияләрдәге кар шәһәрчекләре, кар һәм боздан ясалган сыннарга, бизәлешнең үзенчәлекле булуына һәм башкаларга юнәлтеләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100