news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан бистәсендә яшәүче 123 кеше йортларына газ кертүгә гариза биргән

Торак пунктларны газлаштыру программасын Россия Президенты Владимир Путин тәкъдим итте.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). 2021 елдан башлап Казан бистәләрендә шәхси йорт милекчеләре яки коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләрендә яшәүчеләр газлаштыру программасында катнаша ала. 123 кеше газга тоташтыруга гариза биргән.

«Һәр торак пунктка газүткәргечләр сузылган, кайбер урамнар һәм әлегә газ белән тәэмин ителмәгән яңа төзелгән йортлар калды», — диде инстаграмда туры элемтәдә Казан башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин.

Аның сүзләренчә, бүген бакчачылык ширкәтләрен исәпкә алмыйча, тагын 136 йорт хуҗалыгы газга тоташтырыла ала.

Торак пунктларны газлаштыру программасын Россия Президенты Владимир Путин тәкъдим итте, дип искәртте спикер. Ул газ кертелмәгән йортларның милекчеләре язган гаризага нигезләнеп формалаштырыла.

«Россия Президенты Владимир Путин «Газпром“га торак йортларны табигый газ белән тәэмин итәргә кушты», — диде докладчы.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100