news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда инвалидлар ункөнлеге кысаларында 500дән артык чара уздырылачак

Түгәрәк өстәлләр, мәдәни чаралар, консультацияләр үткәрү планлаштырыла.

Татарстанда инвалидлар ункөнлеге кысаларында 500дән артык чара уздырылачак
Солтан Исхаков

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанда инвалидлар ункөнлеге барышында 500дән артык төрле чаралар үткәрәчәкләр. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

«Инвалидлар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр, мәдәни, спорт, күңел ачу чаралары оештырылачак. Казанда Зур концерт залында форум узачак. Аңа 300гә якын кеше чакырылган, алар алдында шәһәрнең иҗат коллективлары чыгыш ясаячак», — диде ул.

Министр әйтүенчә, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр юридик ярдәм һәм медицина консультацияләре алачак. Моннан тыш, музейларда осталык дәресләре үткәрү планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100