Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстанда югалган уникаль тарихи тупланманы Мәскәү мәктәбендә тапканнар
800 меңнән артык предметтан торган коллекциядә таш гасырда балчыктан, сөяктән һәм таштан ясалган әйберләр бар.
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Башкортстанда югалган артефактларның уникаль коллекциясе Мәскәүнең 1505нче мәктәбендә табылган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
800 меңнән артык данә предметтан торган коллекциядә таш гасырга караган эшләнмәләр – балчыктан, сөяктән һәм таштан ясалган әйберләр бар.
Башкортстан Республикасы мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы идарәсендә ачыклык кертүләренчә, әлеге артефактларны югалган дип санаганнар.
Бу әйберләрне республика территориясендә урнашкан Урта-Түбә, Березка, Янгел һәм Дәүләкән җирлекләрендә тапкан булганнар. Әлеге зур материалны XX гасырның 60-80нче елларында танылган башкорт археологы Геральд Матюшин археологик казу эшләре вакытында туплаган. Артефактлар тулы бер тарихи чорлар өчен зур әһәмияткә ия, аларның кайберләре таш гасырының яңа археологик культураларына исем биргән, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз