«Нур» театры беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяны искә алды

Чараны «Нур» театры һәм «Сәхибҗамал»иҗтимагый оешмасы оештырды.
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). «Нур» театрында Беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяны искә алу кичәсе узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.Чараны «Нур» театры һәм «Сәхибҗамал» иҗтимагый оешмасы оештырган. Чара кысаларында танылган педагог, Башкортстанның атказанган укытучысы Нигъмәтулла Ваһапов белән очрашу узды. Н.Ваһапов Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская турындагы хатирәләре белән уртаклашты, беренче татар пьесалары, спектакльләре турында җентекләп сөйләде. Шулай ук ул XX гасыр башындагы кыйммәтле басма материалларны (спектакль афишалары, беренче газеталар, китаплар) күрсәтте. Нигъмәтулла Ваһапов театр тарихына, әдәбиятына бик игътибарлы. Шуңа күрә кунаклар аның сөйләвендә кызыклы фактларны аеруча игътибар белән тыңлады.